Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития воспитанников №97 «Пчелка»
Икенче кечкенәләр төркемендә ОББЭ конспекты: “Кирлемән балалар бакчасында кунакта”
Автор: тәрбияче
Гильманова Роза Мәхмүт кызы
Яр Чаллы- 2019
Икенче кечкенәләр төркемендә ОББЭ конспекты: “Кирлемән балалар бакчасында кунакта”
Гильманова Роза Мәхмүт кызы, Яр Чаллы шәһәренең 97 нче номерлы “ Нечкә бил” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бурычлар:
Кечкенәләр төркемендә йөрүче балаларда урамда, бакчада, өйдә,төркемдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллау булдыру;
Игътибарлыкларын, хәтерләү сәләтен үстерү;
Сакчыллык һәм дуслык хисләре тудыру.
Көтелгэн нэтиҗәләр: Балаларда куркынычсызлык хисе тудыру, яхшы һәм начарны аера белергә өйрәтү.
Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу, хәрәкәтле уен.
Индивидуаль эш: Әмир, Зарина белән.
Сүзлек өстендә эш: куркыныч, куркыныч түгел.
Алдан эшләнелгән эш: Куркынычсызлык буенча рәсемнәр, мультфильм карау).
Җиһазлар: посылка тартмасы, конверт, Энә, пычак, дару кабы, утюг,шырпы кабы, ноутбук, проектор һәм такта.
ОББЭ БАРЫШЫ:
Ишек шакыйлар, ишектэн хат ташучы керә.
Тәрбияче: Исәнмесез, сезгә кем кирәк?
Хат ташучы: Исэнмесез. Мин хат ташучы. Әлеге бакчанын “Кояшкай” төркеменә посылка һәм хат алып килдем. Дөрес кергәнмен дер бит?
Тәрбияче: Әйе, сез нәкъ дөрес кердегез, безнең төркем кояшкай исемле. Рәхмәт сезгә. Балалар, әйдәгез башта хатны ачып крыйк әле, нәрсә яздылар икән анда. (конвертны ача) “Исэнмесез, балалар! Сезгә Кирлемән исемле малай хат яза. Мин сезгә үзем яратып уйный торган уенчыкларымны җибәрәм, рәхәтләнеп уйнагыз. Тиздән сезгә кунакка килергә сүз бирәм. Көтегез!” (Посылканы ача). Ягез әле балалар мин беренче карыйм, нәрсәләр бар икән безнең тартмада.(кулын тартмага тыга) Ой- ой минем бармакларым нидер чәнечте. Бигрәк сәер бу Кирлемәннең уенчыклары. Әйдәгез әле уенчыкларны җайлап кына өстәл өстенә салыйк та карыйк эле, нәрсәләр бар икән анда.
Уен “ Куркыныч әйберләр”
Тәрбияче: (өстәл өстеннән утюг ала). Балалар, бу нәрсә? ( утюг) Утюг ни өчен кирәк? Аның белән уйнарга ярыймы? Утюг белән кем эшли?( балалар җавап бирә). Бу нәрсә? ( Энә.) Энә ни өчен кирәк? Аның белән уйнарга ярыймы? Нигә? ( балалар җавабы). Бу нәрсә? (пычак). Эйтегез әле пычак ни өчен кирәк? Аның белән уйнарга ярыймы? Пычак белән уйнасан ни була?(балалар җавап бирә). Бу нэрсэ? (Дару кабы). Дарулар белән уйнарга ярыймы? Нигә ярамый? Кем даруларны бирергә тиеш?(балалар җавабы). Бу нәрсә?(шырпы кабы). Балалар эйтегез эле миңа, шырпы белән уйнарга ярыймы? Ник? Ни булырга мөмкин?(балалар җавап бирә). Балалар, карагыз эле бу Кирлемэн бигрәк сәер уенчыклар җибәргән бит безгә. Боларның барысы белән уйнарга ярыймы? Ник?
Төркемгә кирлемән килеп керә.
Кирлемән: Исәнмесез балалар. Мин, Кирлемән. Күрәм сез минем буләкләремне алгансыз. Ошадымы сезгә минем уенчыкларым?
Балалар: Юк!
Кирлемэн: Нигэ юк, ник ошамады?
Балалар: Алар куркыныч уенчыклар, алар белән уйнамыйлар...
Кирлемэн: Ә сез нинди уенчыклар белән уйныйсыз сон?
Тэрбияче: Безнең балалар хәзер күрсәтерләр сиңа нинди уенчыклар белән уйнарга ярый ниләр белән ярамый икәнне. Карап тор Кирлемэн.
Физкультминутка.
По дороге мы пойдем
(ходьба на месте)
И игрушки мы найдем:
(ходьба на месте и хлопки в ладошки)
Мишку косолапого,
(имитация движения медведя)
Песика лохматого
( имитация движения собаки.)
Заиньку прыгучего,
(ладошки «ушки» приложить к голове, подскоком на месте)
Ёжика колючего,
( вытянуть руки вперед, растопырить пальцы)
Машинку заводную,
(сжать кулаки, имитировать движение рулем)
Куклу озорную
(положить согнутые в локтях руки одна на другую, имитируя русскую пляску)
С ними вместе поиграем
(имитируя убаюкивания куклы)
И потом их уберём.
(спрячем руки за спину)
Ножками потопаем
(топаем ножками)
Ручками похлопаем.
(В. Кныш)
Тәрбияче: менә без шулай уйныйбыз, күрдеңме инде Кирлемән? Ә син ничек уйныйсын?
Кирлемэн: Ә минем ничек уйнаганны серле экран күрсәтер сезгә. Кирлемэн сөләп тора, экран күрсәтә.
Кирлемән: яратам мин баскычта уйнарга, сикерергә.
Тәрбияче: Балалар, алай уйнарга ярыймы? Баскычтан ничек йөрергә кирәк? Әгәр сак йөрмәсәң ни булырга мөмкин? (балалар җавап бирә).
Кирлемән: Бер шулай булдыда инде. Мин баскычтан егылдым, авырттым. Шулай ук мин комда унарга яратам. Комнан йортлар төзим, өстемә коям.
Тәрбияче: Балалар сөйләп бирегез әле. Ничек итеп комда дөрес уйнарга, ком сипсән ни була?
Кирлемән: беләсезме миңа иң күбе шырпы белән уйнарга ошый. Шундый кызык!
Тәрбияче: Балалар, шырпы белән уйнарга ярыймы? Уйнасаң ни булырга мөмкин?
Кирлемән: Пожар? Әгәр пожар була калса мин качам!
Тәрбияче: кая качасың инде син Кирлемән?
Кирлемән: Кая, кая. Карават астына яки шкафка.
Тәрбияче: Балалар карават астына яки шкафка качарга ярыймы пожардан? Ни булырга мөмкин? Нәрсә эшләргә кирәк? (янгын сүндерүчеләрне чакыртырга 01гэ шалтыратырга, олыларны ярдәмгә дәшәргә).
Кирлемән: Менә хәзер миңа барысыда аңлашылды. Мин башка алай уйнамам. Ә сез мине дөрес уйнарга өйрәтерсезме?
Тәрбияче: Балалар, Кирлемэнне үзебез уйнарга чакырабызмы? Күрсен ул да, ничек итеп дөрес уйнарга кирәклекне.
Балалар: Эйе.
Уен: “Әйе-юк”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче сораулар бирә, балалар тупны тота һәм сорауга җавап бирә.(әйе, юк)
Балаларга шырпы алырга ярыймы?
Туптан пирамида ясап буламы?
Утюг кабызырга ярыйсы?
Дару ашарга?
Дусты белән курчак, машина уйнарга ярыймы?
Шакмаклардан өйләр төзергә?
Уен: “Куркыныч- куркыныч түгел”.
Өстәл өстендә сүрәтләр ята. Кызлар куркыныч тугел әйберләрне сайлап ала, ә малайлар куркыныч әйберләрне.
Тәрбияче: Балалар әйдәгез Кирлемәнгә уенчыклар төшерелгән рәсем буләк итик. Улда исендә тотсын нәрсә белән уйнарга ярый, нәрсә белән ярамаганлыкны.
Кирлемән: Рәхмәт балалар.хәзер инде мин гел дөрес уенчыклар белән генә уйнармын. Сау булыгыз. Кирлемэн чыгып китэ.
Тәрбияче: Балалар сезгә бүгенге шөгель ошадымы? Нәрсәләр белдегез бүгенге шөгельдә?