Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)
Укытучы: Идиятуллина Ф.Г.
Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру;
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында
тулырак мәгълүмат бирү.
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, тыңлап аңлау
күнекмәләрен ныгыту, сүзлек хәзинәләрен баету.
3. Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар: 1) Татарстан театрлары
2) Г. Тукай сүзләре язылган
3) театр исемнәре язылган
4) театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
5) сүзлек эше өчен
Портретлар: Г. Камал, С. Сәйдәшев, Ш. Биктимиров, “Сәйяр” труппасы.
Г. Камал театры һәм артистлары турында стенд, театр биналары сурәтләнгән рәсемнәр, театрлар турында альбомнар, китаплар.
Дәрес планы.
Оештыру өлеше.
Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер- беребез белән елмаешып исәнләшәбез. Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?
Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.
II.Актуальләштерү.
- Без сезнең белән алдагы дәресләрдә оркестр, балет, музейлар турында сөйләштек. Ә хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк әле.
1 төркем.
“Шүрәле” әкият-поэмасын кем язган?
Театр сәнгатенең бер төре.
Төрле музыка коралларында уйнаучы музыкантлар төркеме.
“Шүрәле” балетында Шүрәле кемнең канатларын урлый?
Балет кайда барлыкка килгән?
Иң зур оркестр.
2 төркем.
Беренче музей кайда барлыкка килгән?
1986 нчы елда Казанда кем музее ачыла?
Шоколад музее кайда урнашкан?
Тарих, әдәбият, табигать бүлекләре кайсы музейда?
“Шүрәле”гә музыканы кем язган?
Г.Тукайның 100 дән артык әсәренә нәрсә язылган?
III. Яңа материал өстендә эш.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен мин шушы шигырьдән өзек китердем?
- Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән театрлар турында сөйләшербез, Казандагы берничә театр һәм кайбер күренекле артистлар турында фикер алышырбыз, сез иҗади эшләрегез белән иптәшләрегезне дә таныштырырсыз.
2. Укучылар чыгышы.
- Казан шәһәрендә барлыгы 6 театр халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Шуларның кайберләре турында иптәшләрегезне тыңлап узыйк.
1нче укучы. Минем яраткан театрым – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры. Бу театр 2003 елда яңадан үзгәртелеп төзекләндерелә башлады. Театрда сәхнә, тамаша залы тулысынча яңартылган.
- Опера һәм балет театрында халыкара музыка фестивальләре уздырыла. Тамашачылар танылган сәхнә осталары белән очраша.
2нче укучы. Качалов исемендәге рус драма театрында да яңарту эшләре бара. Әлеге театрда куелган спектакльләргә рус халкы гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик теләп йөри.
3нче укучы. К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры – бөек шәхесләрне дөньяга таныткан театрларның берсе. 2004 елда театр бинасы төзелүгә 100 ел тулды. Зал 618 урынга исәпләнгән һәм рус теленә тәрҗемә дә эшли.
- Рәхмәт, укучылар! Шактый кызыклы мәгълүмат туплагансыз.
3. Стенд янында әңгәмә.
- Ә менә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр сезон үзенең яңа спектакльләре белән тамашачыларын куандыра. Күп еллар дәвамында театрның баш режиссёры Марсель ага Сәлимҗанов булды. Хәзерге вакытта театрның баш режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Ә хәзер менә бу стендка игътибар итик эле. Монда бу театрда эшләүче күренекле артистларыбыз һәм кайбер спектакльләрдән күренешләр китерелгән. Бәлки кайберләре сезгә таныштыр да.
Алар арасында безнең якташыбыз дип әйтсәк тә була, күрше Саба районында үскән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты – Шәүкәт Биктимеров та бар. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Әлмәндәр карт сезгә танышмы?
4. Дәреслектәге текст буенча эш.
- Ә хәзер бу театр турында тулырак белү өчен, дәреслекләрне ачабыз.
1) Сүзлек эше.
Ил гизүче – странник, путешественник
Үлемсез итте – обессмертил
Сер – тайна
2) Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтү.
3) Дөрес әйтелеш өстендә эш.
“Сәйяр” йөриләр Салих Сәйдәшев
шәһәр йөртәләр Галиәсгар Камал
дәүләт бүләк
4) Тектны үрнәк уку.
5) Эчтән уку.
6) Чылбыр буенча уку.
7) Сорауларга җавап алу.
- Текстта сүз кайсы театр турында бара?
- Театрга ни өчен Г.Камал исеме бирелгән?
- Татарстанда ничә театр бар?
- Иптәшләрегез кайсылары турында сөйләделәр?
Физкультминутка
8) Эчтәлек буенча биремнәр үтәү.
1нче төркем – эчтәлек буенча диалог төзергә
2нче төркем – 3 яңа сорау әзерләргә
5. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
- Укучылар, ә сез спектакльләр карарга яратасызмы? Бер-берегездән сорагыз әле.
Кайбер кешеләр театрга йөрергә яратмый. Алар үзләрен гаҗәеп зур дөньядан – сәнгать дөньясыннан мәхрүм итәләр. Кешеләрнең күбесе театрга бик теләп йөри. Концерт, спектакль карау – зур бәйрәм. Сез дә театрга йөрергә яратасыз икән. Шуңа күрә без дә үз-үзебезне тоту кагыйдәләре белән танышырга тиеш.
Театарга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп бар.
Спектакльгә соңга калма.
Театрда өс киемнәреңне сал, чәчеңне тара.
Рәт арасыннан узганда, урындыкларда утыручыларга йөзең белән борылып кер.
Театрга баргач, билетта күрсәтелгән урынга утыр.
Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, сызгырма, сөйләшмә, туңдырма ашама, конфет суырма.
Тәнәфес вакытында да үзеңне тыйнак тот, тәртипле бул, идәнне чүпләмә, чабып йөрмә.
6. Г. Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек карау.
- Бәлки сезнең кайберләрегез үз тормышын театр белән бәйләр, артист булыр. Артист булу өчен нинди булырга кирәк?
IV. Йомгаклау.
– Укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?
Өй эше бирү.
1 нче төркем – “Театрга баргач...” дигән темага хикәя язарга.
2 нче төркем – текстның эчтәлеген сөйләргә
Тест сорауларына җавап бирү.
Татарстанда ничә театр бар?
а) 11
б)12
2. Иң беренче артистлар төркеме ничек аталган?
в)”Сәер”
ф)”Сәйяр”
3. Театрда дирижёр булып кем эшләгән?
а) Ф. Яруллин
ә) С. Сәйдәшев
4. “Беренче театр” пьесасын кем язган?
р) Галиәсгар Камал
н) Кәрим Тинчурин
5. “Сәйяр” нәрсәне аңлата?
е) күп эшләүче
и) ил гизүче
6. Опера һәм балет академия театры кем исемен йөртә?
н) М. Җәлил
ң) Г. Тукай
АФӘРИН
Билгеләр кую.
Театр күңелебезне сафландыра, фикеребезне баета, гүзәллекне тоярга, аңларга, кешеләрнең кайгысын, шатлыгын уртаклашырга, үзеңдә яхшы сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтә.