Сәләтле балалар үстерүдә халык бәйрәмнәре, йолаларының роленың роле ИЛИ
ХАЛЫК БӘЙРӘМНӘРЕ, ЙОЛАЛАРЫ НИГЕЗЕНДӘ
КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ
Исмагилова В.М, Хакимуллина Д.Н.
Казан шәһәре “36 нчы гимназия”
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларны үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һәм башкаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.
Иҗтимагый-мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул.
Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.
Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның культурасы, яшәеше зәгыйфьләнә. Язучы Василий Белов рус халкының ел дәвамында традицион бәйрәмнәрен сурәтләгән китабын тикмәгә генә “Лад” (ягъни “Тормыш җае”) дип атамаган. Йола һәм гореф-гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. “Ана сөте белән керә торган” тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һәм башка нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.
Халык бәйрәмнәре – сәләтле балаларны иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да ул. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә балаларның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр бала бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә. Бәйрәм “вазифалары” теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр бала үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә.
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең, һәр баланың йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз туган ягына, төбәгенә тартып тора.
Халык бәйрәмнәрендә катнашу балаларның сәләтләрен ачуга, милли хисләр формалашуга, аларның культурасын үстерүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, шул ук вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә, гамәлгә ашыруда, сәләтле балаларны үстерүдә нәтиҗәле чара да булып тора.
Без Казан шәһәренең рус гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшлибез. Рус һәм татар төркемнәрендә укытабыз. Гимназиябездә төрле милләт балалары укый. Алар арасында татар, рус, чуваш, башкорт, төрек, әзербәйҗан һәм башка милләт балалары бар. Төрле милләттән булсак та без бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Безнеңчә, татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, керәшеннәрнең һәм башка христиан диненә караган Питрау (Петров день) кебек бәйрәмнәрне олылап, бергәләп бәйрәм итә башлау зур уртаклык булуда.
Без башлангыч сыйныфлардан ук татар һәм рус төркемнәрендә укучы балалар белән гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны чагылдырган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрүгә зур игътибар бирәбез. Максатыбыз - халык бәйрәмнәрен өйрәнү, аларның төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен күрсәтү.
Без ел фасылларына бәйле Нәүрүз, Питрау, бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан, Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа бәйрәмнәре турында сөйләшәбез. Бу сөйләшүләр аларда зур кызыксыну тудыра. Укучылар дәрестә үзләренең төрле бәйрәмнәрдә катнашулары турында, бигрәк тә Сабантуй бәйрәмен яратулары турында сөйлиләр, мәгълүматлар табып киләләр, проектлар яклыйлар.
Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме ул. Сабантуй республикабызның барлык авылларында, район үзәкләрендә, шәһәрләрендә кызыклы үтә. Бу бәйрәм Россиянең башка төбәкләрендә дә үткәрелә. Ул элек-электән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Марий Эл, Чувашия республикалары, Пенза, Самара, Ульяновск, Оренбург, Пермьдә һәм татарлар күп яши торган башка бик күп шәһәр һәм авылларда оештырыла.
Немец телен тирәнтен өйрәнүче гимназия буларак, без Германия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Татарстан һәм Германиянең сәләтле укучылары белән тәҗрибә уртаклашу – гимназиябездә күптәннән килгән яхшы гадәт. Безнең гимназия укучылары Германиядә берничә ай немец гаиләләрендә яшиләр, мәктәпләрдә укыйлар. Аннары немец балалары берничә атнага безгә кунакка килә. Без аларны Татарстан, Россия белән таныштырабыз. Казанда немец укучылары истәлекле урыннарда, театрларда булалар, татар яки рус гаиләләрендә яшиләр, татар һәм рус халкының гореф-гадәтләре белән танышалар.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй Германиядә дә үткәрелүе ачыкланды. Моның турында укучыларга мәгълүмат җыярга, фәнни-тикшеренү эшен башкарырга кушылган иде. Укучылар бик кызыклы фәнни-тикшеренү эшен башкарып, күп мәгълүматлар табып килделәр. Шуларның берсен тәкъдим итәбез.
Германиядә Сабантуй беренче тапкыр 2002 нче елның июнендә Франкфурт-на-Майне шәһәрендә үткәрелгән. Кешеләр Германиянең башка шәһәрләреннән дә җыелганнар. Бәйрәмдә Россия һәм Татарстаннан килеп, Германиядә укучы студентлар да катнашкан. Кунаклар үзләре белән татар ашлары: өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия һәм башка күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бәйрәмдә алар татар җырларын җырлаганнар, биегәннәр, кызыклы ярышларда катнашканнар. Җиңүчеләргә татарча компакт-дисклар, аудиокассеталар һәм башка бүләкләр бирелгән.
Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабантуе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 елларда яшәгән) болай дип язып калдырган: “Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарлар да катнаша.
Сабан сүзе – сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди...
Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар”.
Гадәттә без сабан туен язгы чәчү беткәч, печән өсте әле җиткәнче, июнь башында күрергә гадәтләнгәнбез. Ә Әлмәт районына дәү әниләренә кунакка кайткан Денис (6 нчы сыйныф) үзе Кышкы Сабантуйда катнашып килгән. Әлмәт районында һәр елны үтә торган район спартакиадасын халык яратып, үз итеп “Кышкы сабан туе” дип атый. Биредә спортчылар гына түгел, ә теләгән һәркем җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынаша ала. Бу бәйрәм дә нәкъ сабан туе кебек халыкның үзенеке – ул анда үзе спортчы да, үзе судья да, үзе тамашачы да. Бу бәйрәмгә кунак булып башка районнардан да киләләр. Сабантуе гөрләп, җыр-музыка, уен-көлке белән үтә.
Питрау бәйрәме турында керәшен кызы Ксения (9 нчы сыйныф) кызыклы мәгълүматлар алып килгән иде. Сабантуйлар гөрләп үткәннән соң, күптә үтми тагын бер олы бәйрәм - Питрау бәйрәме уздырыла. Бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә саклана. Питрау ул-табигатьне олылау. Аңа табыну, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләр - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
Раштуа бәйрәме турында Алексей (7 нче сыйныф) кызыклы мәгълүматлар алып килгән иде. Раштуа-Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа көнне һәр православия христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.
Раштуа бәйрәмен татар халкының дини бәйрәме Ураза бәйрәме белән чагыштырып була. Рамазан аенда мөселманнар Ураза тоталар. Рамазан ае - рәхмәт, сабырлык ае, ризыкның кадерен, мескен ятимнәрнең хәлен белә торган ай. Ураза тоту, беренчедән, Аллаһыга якынаю була, икенчедән, тән һәм җанга файдалы.
Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның әсәрләрендә дә сурәтләнә. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” , Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда”, Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар”, Әхмәт Фәйзинең “Кечкенә Апуш” әсәрләрендә Сабантуе күренешләре бик ачык тасвирлана. Балалар әдәбиятта һәм сәнгать әсәрләрендә милли бәйрәмебез – Сабан туе күренешенең ничек чагылуы белән танышып үтәләр. Мәсәлән: 6 нчы сыйныф татар әдәбияты дәреслеге (183-193 битләр), 8 нче сыйныф “Татарча да яхшы бел” дәреслеге (22бит), “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” (Р.Уразман, 1992). Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр.
Милли бәйрәмнәр торгызыла бару белән, бер-беребез белән аралашу, очрашу, күрешүләр һаман ешая. Хәзерге сәләтле яшьләрнең күбесе фәнни яктан гына узләренең белемнәрен арттырып калмыйча, рухи яктан да үсәләр. Мондый шатлыклы, йөрәккә ял бирә, рухыбызны нечкәртә, кешеләрне якынайта һәм берләштерә торган чараларда катнашырга, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне торгызырга тырышалар. Киләчәккә конкуретлыкка сәләтле яшьләр тәрбияләүдә республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.
Кулланылган әдәбият
1. Ф. С. Фәизова, В. А. Яковлева. – “Татарча да яхшы бел” 8 нче класс өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).- Казан:
“Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел (22б.)
2. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. – Татар әдәбияты. 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел (183-193б.)
3. Р.Уразман. – “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел (31-36б.)