“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”
дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе
Фәнни эш
Тема: Гамил Афзал иҗатында хикмәтле сүзләр
Фәнни эш авторы: “Сәләтле балалар өчен
гуманитар гимназия-интернат” ДАГУның
педагог-психологы, Шәрипова Чулпан
Рәмзил кызы
Актаныш, 2016
Эчтәлек
Кереш өлеш.............................................................................................3
Гамил Афзал иҗатында хикмәтле сүзләр.......................................4-10
Йомгаклау............................................................................................
Кереш
«Иң әүвәле Сүз булды...» − диелгән Тәүрат китабында. Барысы да сүздән башлана. Ә сүз ул − кешенең дөньяны танып-белү тәҗрибәсен башкаларга җиткерү, аралашу коралы. Кешенең акылы, зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә. Татар халкында: «Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр» дигән шактый борынгы мәкаль бар. Сүз, телнең күрке буларак, тылсымлы көчкә ия. Тикмәгә генә халык: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − димәгән. Чыннан да, яхшы сүз кешеләрнең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра. Яман сүз изге хисләрне үтерә, кешенең кулыннан эше төшә, хәтта кешене упкыннар читенә китереп тери. Җылы, йомшак сүзләр бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә уңай мохит тудыра: кешенең игътибары, ихтирамы арта, кәефе күтәрелә.
Сүзләр бүген дә үзенең тылсымлы көчен, хикмәтен югалтмый. Төптән уйлап карасаң, сүзләргә дөнья йөге йөкләнә. Алар − тере, алар яши. Аларның үз дөньясы, үз гыйбрәте, үз язмышлары бар. Серле дә, хикмәтле дә, бизәкле дә ул сүзләр. Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә кайберләре, язгы ташкын кебек, ургып агалар.
Мәкаләнең темасы: Гамил Афзал иҗатында хикмәтле сүзләр.
Фәнни эшнең максаты: Гамил Афзал иҗатында хикмәтле сүзләрне барлау, өйрәнү, анализлау.
Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
Гамил Афзал шигырьләре мисалында укучыга хикмәтле сүзләрнең әһәмиятен аңлату;
Шагыйрьнең хикмәтле, гыйбрәтле сүзләр куллануы ярдәмендә туган илнең, туган телнең, табигатьнең кыйммәтен укучыга җиткерү;
Юмор, сатира кулланып иҗат итүнең уңышлы алым булуына инандыру.
Эшнең актуальлеге: Милләтебез матур традицияләргә бик бай. Татар халкы элек-электән әдәпле, анлаешлы, матур итеп сөйләшкән, аеруча да җор теллелеге, туры сүзле булуы белән аерылып торган. Бүгенге көнебездә дә татар халкының матур гадәтләре сакланып калган. Күренекле әдипләребез, шагыйрьләребез халык мирасыннан киң кулланганнар, татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып иҗат иткәннәр. Якташыбыз Гамил Афзал иҗатында да хикмәтле сүзләр, афоризмнар, гомумән, мәкальләр, әйтемнәр белән рәттән йөрердәй “канатлы сүзләрне” еш очратырга була. Шуңа күрә, шагыйрь, нинди генә темага иҗат итсә дә, шигъриятне халык зиһене, халык тапкырлыгы белән баетуга ирешкән.
Төп өлеш
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Г. Афзал
Татар халкы, татар милләте элек-электән хикмәтле сүзләргә бик бай булган. Кайгы килсә дә, шатлыклы вакыйга булса да хикмәтле сүзләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Гыйбрәтле сүзләр, хикмәтле гыйбарәләр ярдәмендә кешеләр туган илнең, туган телнең, торган җирнең, ата-ананың кыйммәтен, кадерен бәяләргә өйрәнгәннәр. Башка халыклардагы кебек үк, татар милләте дә халык иҗаты җәүһәрләренә таянып яши, иҗат итә. Бу илаһи, изге мирастан кулланмаган, аның бөеклегенә сокланмаган, халык фикеренә таянып иҗат итмәгән язучы юктыр татар дөньясында.
Шагыйрь Зөлфәтнең:
Сүзләр остасы кемнедер
Күтәрер биек −
Уйлары төпсез күкләргә
Уйнаклар тиеп! −
дигән юлларын уку белән, ирексездән күз алдына Гамил Афзал иҗаты килеп баса. Чынлап та, Гамил Афзал сүзләрдән энҗеләр тезәдер сыман. Кайсы гына шигырен алып карасаң да, һәрберсенә ниндидер тәрбияви, юмор катыш, сатирик мәгънә салынган. Гамил Афзал – сүзләрне бер калыпка салып, ниндидер илаһи көч биреп, чын әдәби гәүһәр тудыра белүче, хикмәтле фикерләре ярдәмендә халыкка аң-белем генә бирүдән тыш, юмор, “чәнечкеле” гыйбарәләр кулланып, акны карадан аерырга өйрәтүче шәхес.
Шагыйрь Г. Афзалның шигырьләре үзенчәлекле, анда һәрбер сүз урынлы кулланылган, энҗе-мәрҗәннәр кебек тегелгән. Шигырьләре җор телле, хикмәтле сүзләргә бай. Ул үзе дә:
Үткер сүз, тапкыр сүз − уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз − ил йоласы.
Тыңлап кына торса ни буласы,
Фикерсез озын сүз − тел зинасы, −
дип яза үзенең шигырендә. Күргәнебезчә, шагыйрьнең һәр шигыре үз эченә мәкальләрне алган, хикмәтле гыйбарәләрне, философик уйлануларны сыйдырган. Аның кайбер шигырьләре мөстәкыйль рәвештә мәкаль функциясен үтәргә хокуклы.
Әйтерсең лә, Гамил Афзал, шигырьләре ярдәмендә үзенең дә барлыгын, яшәешен анлатырга тели. Ул шигыре белән көчле, һәрбер үткен тырнаклы, үткен телле дошманны сүз белән җиңәргә сәләтле:
Сүз күңелдә очкын булып йөри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...
Г. Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, иҗтимагый сатирасы белән Ш. Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам итә, шигырьләрендә дөньяның мәгънәлелеген ачарга омтыла. «Дөньяны бизәүче − кеше. Бүгенге матурлык кешедә», − ди шагыйрь. Димәк, дөньяның мәгънәлелеге − кешенең бәхетле булуында. Кеше бәхетле булганда гына матурлык тудыра ала. Ә кешенең матурлыгы – аның сүзләрендә, уйлау дәрәҗәсенең байлыгында, фикерләү осталыгында чагыла. Шуңа да шагыйрь, беренчедән, кешене олылауга, кешенең бәхетен җырлауга киң урын бирә:
Кеше − даһи тереклекнең терәге ул,
Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул,
Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап
Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.
Шагыйрь − «табигатьнең нәфис сәнгать үрнәге», ул кешегә сак мөнәсәбәттә булырга, аны аңларга, кадерләргә һәм яратырга чакыра:
Таралсын күгелҗем болытлар,
Якты көн карасын кешегә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә!
(«Чәчәкләр бирегез!»)
Шагыйрьнең лирикасы бик бай һәм төрле. «Татарстан», «Татарстан таңнары», «Татар халкын яратам» кебек шигырьләренә фикерләү киңлеге, ирешелгән уңышларга сөенә белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Үзе бер шигырендә язганча, ул − «урманнар, болыннар кешесе». Табигать − шагыйрьнең якын дусты, сердәше. Аңарда шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә:
Мин, мөгаен, арыш кырларында
Рәшә булып мәйдан тотармын.
Сез үтәсе басу юлларында
Чыңлы чәчәк булып шытармын.
(«Бу кырларда».)
Шагыйрь күңеле табигать күңеле белән аңлаша. Табигый байлыкларыбызның кадере, кыйммәтен олылау, зурлауны Г. Афзал маяк итеп куя:
Суларында балык,
Урманында киек,
Җырын саклап калган
Халык җаны бөек.
Шагыйрь күңелендә әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган сихри моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң тәэсирендә туган сүзләр тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарга рәшә булып агыла. Үләннәрдә күз яше чык булып ялтырый, күңелләрдә очкын булып көйри, йөрәкләрдән ярсу ташкын булып тышка ургыла:
Шигырь, шигырь − илдә изге очкын,
Йолдыз булып күккә атылдың.
Син йөрәктән давыл булып чыктың, −
Утка кердең, яуга чакырдың.
(«Уймак-уймак уйлар»)
Г. Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии-бии исә.
Әйе, шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы − көчле ихтыярлы шәхес:
Шагыйрь күңеле төпсез кое түгел
Ул күңелдә язмыш язылган.
Г. Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да җитди уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең «Шагыйрь язмышы» дигән шигырендә ачык күрсәтә:
Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.
Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңем уйлавымча, ул үзен үткән тарихыбыз өчен дә, бүгенге милләт торышы өчен дә, киләчәк язмышыбыз өчен дә җаваплы саный. Халкы өчен газиз җаныннан аерылырга әзер булган шәхесләр барында милләтебез үз йөзен югалтмас дип ышанам.
Шагыйрь татар милләтенең киләчәгенә үзе дә зур өметләр баглый, чын йөрәге белән борчылу аша халык күңеленә сукмак сала. Шуңа күрә, Г.Афзалның шушы өметләре халык күңелендә якты кояш булып калка:
Офыклар артында гына
Бәхетле еллар тора...
Халкыбызны фаҗигале хәлләрдән чыгара торган бик көчле бер чарасы бар: ул − табигый көлү, вакытында хикмәтле гыйбарәләрен, мәкаль-әйтемнәрен куллана белү сәләте. Шулай да, юмор-сатираны үз дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп бары тик халыкчан шагыйрьләр генә иҗат итә ала. Минем яраткан шагыйрем − Афзал ага да юмор-сатираны терелтеп, яңа югарылыкка күтәрүдә җиң сызганып эшли. Көлү − көлкеле эш булса да, уен эш түгел:
Тәгәрәп төшәләр чүплеккә
Акчага намусын сатканнар.
Көлү − халыкның рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш. Шундый гади генә юлларга күпме мәгънә сыйган, бүгенге җәмгыятьнең торышын чагылдырган.
Шагыйрь кулындагы коралының көчен аңлап эш итә:
Бернидән дә курыкмаган, таш күңелләр
Хур булудан куркып кала куян төсле.
Шулай итеп, шагыйрь әйтәсе килгән фикерен, үзен борчыган кайбер мәсьәләләрне көлеп, бераз “чеметеп” укучы күңеленә илтеп җиткерә:
Яшь чебине тырнагында тота
Үткен күзле тилгән
Көчле илләр кече илне йота
Гомер шулай килгән.
Шагыйрь Гамил Афзалның күп кенә шигырьләре хезмәткә, эшкә өндәүгә багышланганнар. Шулай ук, шагыйрьнең үзгә иҗат итү алымы бар, ул барыбызга да таныш мәкальләрне шигырьләрендә кулланып, укучы күңеленә йогынты ясый белә. Мәсәлән: балалар өчен иҗат ителгән “Хезмәтсөяр” шигырендә “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкале уңышлы кулланыла:
Тырыш бәндә ташка кагар кадакны, ди.
Хезмәтсөяр салып керә чарлаклы өй.
Шулай ук, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкаленең тирән мәгънәсен шагыйрь иҗаты аша аңларга була:
Һөнәр белмәс – көн күрмәс,
Һөнәр кирәк һәркемгә.
Һөнәрле ачтан үлмәс,
Хөрмәт күрер һәр җирдә.
Әлеге шигырьләрдә сүзләр бераз үзгәртелеп бирелсәләр дә, тирән мәгънәләрен, үзләренең актуальлеген югалтмаганнар.
Гамил Афзал шигырьләрен ишеткәч, чынлап та, күңелләре мүкләнгән, тормышка карата өметләрен югалта барган кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлыйлар. Әхлакый, рухи кыйммәтләргә кытлык булган бүгенге заманда аның кеше тәрбияләүгә багышлаган әсәрләре бигрәк тә тәэсир итә. Мәсәлән, бала тәрбияләү. Кыз баланы да, ир баланы да бертөрле җаваплылык белән үстерергә кирәклеген искәртә шагыйрь. Шул исәптән, «Өф-өф итеп», «Сайладым, их сайладым», «Флүрәттәй акылы», «Әсмәбикә җаным, ахирәт» әсәрләре бик тә тормышчан итеп иҗат ителгәннәр.
Шулай ук, Гамил Афзал иҗатында гаилә проблемасы белән бер рәттән ирләр һәм хатыннар мөнәсәбәтенә кагылышлы уй-фикерләрен дә очратырга мөмкин. Шагыйрь, шул рәвешле, тормыш дилбегәсенең нәфис затлар кулында икәнен ассызыкларга тели сыман:
Имәндәй ирләр чыдамсыз,
Хатыннар түземле михнәткә,
яки
Ничек итеп алга барырга дип,
Бичара ирләр ут йота.
Дөньяны хатыннар белән сыерлар тота.
Гамил Афзал киңкырлы шәхес. Аның шигырьләрен укыганда, үзеңне борчыган сорауларга җавап табасың, күпне күргән, тәҗрибәле, өлкән яшьтәге аксакал белән сөйләшкәндәй, үзең дә уйлана башлыйсың. Шуңа да, шагыйрьнең күп кенә шигырьләре философик рухта язылган. Гамил ага Афзал үзе дә уйлана, борчыла, шикләнә, өметләнә...:
Каты чикләвектәй тормышның үзен
Бизмәнеңә салып үлчәп кара.
Нинди генә өлкәдә иҗат итсә дә, Гамил Афзал һичшиксез уңышка ирешкән, үз милләтенә тугры калып иҗат иткән бөек шәхес.
Әйе, Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, иң абруйлы өлкән шагыйребез. Үткен телле яраткан шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Г. Афзал:
Шигырь булып туды әманәтем,
Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
Явызлыкка − чиксез нәфрәтем, − дип язган.
Сүзгә, гади бер Сүзгә карата ихтирамым, хөрмәтем зур булгангадыр, мөгаен, милләт язмышына чын мәгънәсендә тәэсир итә алырдай тугры сүзле бу Шәхес укучы күңелендә мәңге яшәячәгенә шигем юк. Сөйләм, сүз − табигатьнең бары кешелеккә генә биргән бүләге ул. Тик кешелек кенә моны аңламый сыман, юкса җылы сүз ярдәмендә дөньяга бер генә тамчы булса да шатлык өстәрләр, ә шул тамчылар, бергә җыелып, бар дөньяны ямьләндерер, якты итәр иде.
Йомгаклау
Тел − кешеләр аралашуы өчен иң мөһим һәм зиннәтле нәрсә ул. Ә тел күрке − сүз ул. Фикерне аңлаешлы, йөрәктәге хисне матур итеп әйтә белү һәрбер мәдәниятле кеше өчен бик мөһим, һәр кеше, бер генә сүзне әйткәндә дә, үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш.
Һәр үзен ихтирам иткән милләттә дә шундый хикмәтле, гыйбрәтле сүзләр җыелмасы, мирасы сакланырга тиеш дип саныйм мин. Ә мондый мирасны саклауга һәм тулыландыруга бары тик халыкчан шагыйрьләрнең өлеше чиксез зур булырга тиеш. Бары тик шундый хикмәтле сүзләр генә телне зиннәтле итә, зур батырлыкларга рухландыра, киләчәккә зур өмет уята. Әгәр дә шагыйрьнең тел чишмәсеннән шундый ялкынлы, хикмәтле сүзләр ургып чыга икән, димәк тел, милләт тә яшәячәк, үз йөзен югалтмаячак, алдагы елларга зур ышыныч уятып, халык күңелендә якты маяк булып, гасырлар буена балкып яначак дигән сүз.
Кулланылган әдәбият
Нәбиуллина Г., Гыйләҗева Л. Дөньяда сүзем калыр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2012.