«Зима 2025»

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Это технологическая карта урока родной литературы в 5 классе. Разработка составлена по рассказу татарского писателя Ф.Хусни "Сөйләнмәгән хикәя"

Олимпиады: Русская литература 5 - 11 классы

Содержимое разработки

Татар әдәбияты дәресенең технологик картасы


Укытучы

Рәмилә Клим кызы Гафарова

Дәрес

Татар әдәбияты

Сыйныф

5

Дәрес төре

Яӊа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Дәрес темасы

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Максат һәм бурычлар

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”әсәрен өйрәнү.

1. Хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру;

2. анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;

3. бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Төп терминнар, аңлатмалар

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Ресурслар

Дәреслек. Исламов Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов.-Казан: Мәгариф, 2010.-223 б.

Презентация, фонохрестоматия П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш”.

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү, герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив УУГ: максатка ирешү юлларын билгеләү; укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Танып-белү УУГ: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

Коммуникатив УУГ: үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү.

Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.




Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Күрсәтмә материал

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру өлеше. Психологик уӊай халәт тудыру

Исәнләшү. Дежур укучы белән әӊгәмә, укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

- Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Талгын гына музыка уйный (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш.)

- Исәнмесез!


Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

2.Актуальләштерү




Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

-Узган дәрестә нинди хикәя укыдыгыз?

- Төп герой кем?

- Башка геройлар белән мөнәсәбәтен, бәйләнешен ачыклагыз.


Узган дәрестә Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре, аның төп герое Биктимер белән таныштык.

Биктимер әнисенең сүзләрен онытты, вакытында кайтып җитмәде.

-Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? -Сюжет буенча эшләп алыйк


Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, 1, 2, 3 нче слайдлар күрсәтелә:

Презентация.

1-3 слайдлар.

Өч өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Коймак пешерү бәйрәм, ярык таба – ярлылык билгесе.

Слайд №1

1 нче өлеш: Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена, тик аларның табалары ярык. Ул улын Чат Җамалиләргә таба алып кайтырга җибәрә.

Биктимер – иң бәхетле кеше.


-Биктимер дөрес эшләдеме?

-Ул кемгә кыенлык китерде?

Слайд №2.

2 нче өлеш: малайның юлы бозлы тау аша уза. Ул башкаларга кызыгып, чана шуа башлый. Өйгә вакытында кайтмый, әнисе коймак пешерә алмый.

Биктимер сабак алды: хатасын аңлады.




-Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?

Слайд №3

3 нче өлеш: әнисе борчулы, аны орыша, ә әтисе яклый.


Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

II өлеш: малайның, аз вакытка булса да, бәхетле булуы әйтелә.


-Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Тема: “ Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе”

Слайд №4.

Бүгенге тема бәхет турында.

3.Уку мәсьәләсен кую















Физминутка.


Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.


-“Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Кешеләрнең бәхете бер төрлеме?

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.


Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Төркем эшчәнлеген оештыру.


-Укучылар, бу сорауга җавап бирергә авырсынасыз.

Без нишли алабыз?


Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.


Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.




Күнегүләр ясыйлар.

Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде кыш.

-Әйе, әйе күрәбез,

Кыш килгәнне беләбез.

-Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде кыш?

-Карлар ява көн саен,

Ялангач калды каен,

Исәләр салкын җилләр

Туңа бит борын, күзләр.

Йоклап ята аюлар,

Өсләрендә калын кар.

Кошлар оча җимлеккә,

Җим эзләргә кич-иртә.

Балыклар да тындылар,

Боз астына чумдылар.

Без урамга чыгабыз,

Таудан чана шуабыз.

Чаж-чож, чаж-чож,

Чаж-чож, чаж- чож.

4. Уку мәсьәләсен чишү

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

- Һәр персонажның бәхетле булырга хакы бар. Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?


Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның бәхетне күзаллавын ачыкларга.

күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

“Бәхет” төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

“Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә,”-ди Пифагор.

- Эпиграф буенча фикер йөртик. Биктимернең ата-анасы бәхетлеме?

Слайд №5.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: геройның ата-анасы бик ярлы. Атасының кушаматы да Чабатачы Әхми. Анасының коймак пешерерлек табасы да юк.

Бәхет – ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет – бәхет ул җанның рәхәт халәте”, -дип яза Ф.Э.Дзержинский.

Бу сүзләр Биктимергә туры киләме?


Слайд №6.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче өлештә гаилә коймак пешерергә җыенуын күрдек. Ул көнне гаилә бәхет кичерә.

2 нче өлештә Биктимер генә бәхетле, чөнки ул башкалар кебек үк таудан шуа.

Сорау куела.

- Биктимер нинди малай?


Әйе, аның табасы бар нәрсәдән дә узып шуа. Бар да аңа кызыгып карый.

Ул үзен канатлы кош сыман итеп тоя. Тел белән сөйләп бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала. Ул физик һәм рухи рәхәтлек кичерә.

Һәр төркемнән берничә мисал кабул ителә: мавыгучан (дөньясын онытып шуа), уйлап табучан (таба белән шуу фикере бик сирәк кешегә килә), зирәк, югалып калмый.



Сораулар куела.

-Хикәядә сөйләнгән хәлнең сәбәбе нәрсәдә?



-Бу нинди нәтиҗәгә китерде?


Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: малай үзе турында күбрәк уйлады, шуңа күрә әнисе әйткәннәрне онытты.


Бәхетле мизгелләр өмет иткән ата-ана коймак ашый алмады. Әнисе малаен кыйнарга теләсә дә, әтисе аңа тидертмәде. Герой кичергән бәхетле минутлар озакка бармады.

Тикшерү соравы куела.

-Сезнеңчә, әтисе ни өчен

Биктимергә җәза бирүгә каршы булган?


Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: ул малаен кызганган. Улының бала чагы фәкыйрь булуда үзен гаепле итеп тоя. Үз бәхете булмаган әтисе улының кечкенә бәхеткә хакы барлыгын аңлаган.

Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

-Биктимер үз хатасын аңлаганмы?

Ул нинди сабак алган?


Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана: Биктимер хатасын аңлаган, ул бүтән әнисе сүзеннән чыкмаган. Ул көнне малай зур сабак алган: үзең бәхетле булу гына җитми, башкалар турында да уйларга кирәклегенә төшенгән.

5.Рефлексия



Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?


Һәр төркемнең үз җавабы:

– Ф.Хөснинең Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсенең ничек чагылуын күрдек.

– Берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бәхет китерә.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Слайд № 7.

Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.

6.Үзбәя

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.


Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.


Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

7.Өй эше.

1.Хикәянең эчтәлегенә бәйле иллюстрация төшерү.

2. Бәхет турында мәкальләр туплап китапчык эшләү.

3.“Нәрсә ул бәхет?” темасына кечкенә инша язу.

Көндәлекләргә билге куела.

-Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.




Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Зима 2025»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее