Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесең
тәрбиячесе
Рәхимова Эльвира Григорий кызы
Тема: Табигать - ананың балалары
(тәрбиячеләр өчен чыгыш-доклад)
Тема: Табигать ананың – балалары.
Табигать – ул гүзәллек, могҗиза, тылсым! – дип яза шагыйребез Роберт Миңнуллин.
Әлеге тылсымга ия сүзләрне без бал кортлары кебек үз ояларында кайнашкан кечкенә генә гаиләбездә, балалар бакчабызда, табигатьне, тирә-юнь белән танышу дәресләрендә эпиграф итеп, девизыбыз итеп кулланабыз.
Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия.
Балаларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы социаль-педагогик процесс, бу эшне минемчә, мәктәпкәчә яшьтән үк җитди алып бару сорала. Әле шытып кына килүче орлык кебек, шушы нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап хозурлануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә, нәни хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылам мин.
Яз башлану белән үк, балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Ә инде көннәр җылыткач шушы үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез.Безнең бакчабыз шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, бакчабызга ямь бирә, өсти, нурландырып җибәрә, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс.
Әти-әниләр җыелышларында табигатьне саклау темасына әңгәмәләр үткәрәм. Ямьле яз җиткәч әтиләребез сыерчык оялары ясап китерәләр.Нәниләребез сыерчыкларны күзәтергә бик яраталар.
Безнең төркемдә матур гөлләр үстерелә, балалар аларның туфрагын йомшартып, су сибеп, карап торалар. Кечкенәдәр хезмәтнең тәмен белеп үсәләр.
Табигать анабызны ныграк, якынрак өйрәнү, танып-белү максатында су буйларына, чишмәләргә, урманнарга сәфәрләр оештырам. Табигать белән аралашканда нәфис сүз, җыр иң нәтиҗәле тәэсир итү чарасы.
Җир шарында гүзәл табигать,
Иксез-чиксез кырлар, далалар.
Сулар саф, һава чиста булсын,
Шаулап торсын яшел урманнар.
Балаларга экологик тәрбия бирүдә мин дидактик уеннарны да киң кулланам. Мәсәлән, “Кем кайда яши?”, “Агачны тап”, “Чәчәкне таны”уеннарын үткәрәм. Ә менә бу “Әхлак һәм табигать сөюче кагыйдәләре”н балалар да, әти-әниләр дә яхшы белә.
Кошларга җимлекләр һәм оялар ясап эл.
Коелган яфракларны җыеп бәйләм яса.
Хайваннарыны өстәмә тукландыр.
Чүп-чарны махсус савытларга ташла, җый.
Урмандагы кырмыска ояларын киртәләп ал.
Агач һәм куак ботакларын сындырма.
Бөҗәкләрне үтермә, кош ояларын туздырма.
Теләсә кайда учак якма, чүпләмә.
Хайваннарны, җәнлекләрне, аларның балаларын тотып өеңә алып кайтма.
Табигатьнең шигъри образы бала күңелендә бик озак саклана, ул туган табигатькә, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләргә булыша. Кечкенәдән табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, күңел түрендә йөртәчәк.
Бөек язучыбыз Абдулла Алиш әйтүенчә балаларыбызда“ Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлеген, ягъни табигать икәнлеген күңелгә мәңгегә берегеп калсын”, кечкенәдән күңелләренә кереп калсын...
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Мәхмүтов, Х.Ш. Ел тәүлеге 12 ай. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1991.-128 б.
2.Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белән? Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003 – 191 б.
«Читекне бизә»